МАГУЛ и. 1) к. могол. Канлы бәрелешләр ешая, берсендә магулларның гаскәр башы Кечек бәк хәтта әсирлеккә дә төшә. С.Шәмси 2) к. монгол. Төрекләргә якын торган башка кавемнәр – якутлар, чуашлар, магул (монгол), манҗур, фин, венгр-маҗарлардыр. К.Насыйри. Таярга кирәк моннан исән чагында, Гали! Китик далага. Магул качты, дала үзебезгә калды. Н.Фәттах. Магул явы чапты өстебезгә, Таптап үтте изге җиребезне. Ул камады шәһре Биләрне дә – Ялкын ялмап алды бу каланы. Р.Шиһапов |