МАГНО’ЛИЯЧӘЛӘР и. күпл. бот. Икеөлешле үсемлекләр классының күбесенчә Төньяк ярымшарның субтропик зонасында үсә торган 220–230 төрне берләштергән агач яки куаклар семьялыгы. Ләкин кайбер семьялыкларда (магнолиячәләр – Magnoliaсеае, бадьянчалар – Illiciaceae һ.б.) таҗ яфракчыклары вегетатив яфраклардан барлыкка килә. Л.Мәүлүдова. Гидрохинонның метил һәм этил эфирлары --- магнолиячәләрдән йолдызлы әнис (анис звёздчатый) төрләрендә табылганнар. Агулы үсемлекләр |