МАГНО’ЛИЯ и. фр. бот. Магнолиячәләр семьялыгыннан Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә үсә торган, хуш исле ак яки ал төстәге эре чәчәкле һәм эре яфраклы, еш кына декоратив үсемлек буларак үстерелә торган мәңгеяшел агач яки куак. [Евпаториядә] Агачлардан кипарислар, сәрви куаклары, магнолияләр күп очрый. Г.Тавлин. Магнолияләр баш ия Кошлар җырына монда, Чиксез ярлары хыялның Гүзәл Кырымда гына. Ә.Синугыл. Мин, Иделнең шомырт чәчәкләрен, Фирганәнең утлы мәкләрен, Кавказның ак магнолияләрен, Россиянең зәңгәр умырзаяларын, Кырымның ак розаларын Бергә җыеп, букет ясадым. Н.Хисамов |