МАГНИТОФОН и. гр. Магнит тасмага тавышны язып алу һәм аны яңадан сөйләтү, ишеттерү җайланмасы. Магнитофонга язып аласы иде дә серен өйрәнәсе иде шушы гадәти сөйләмнең, музыка сыман кабат-кабат тыңлыйсы иде. Ш.Галиев. Ул магнитофонны сүндерде, свитерын, күлмәген салып, аркасын кояшка куеп утырды. Ә.Гаффар. Магнитофон уйлап табучыга рәхмәтем аеруча зур. Һәркемгә мәгълүм, бу аппарат якын-тирәдәге тавышны түкми-чәчми язып бара. Ф.Баттал |