МАГНИТОСФЕ’РА и. гр. Җирнең яки башка планеталарның физик үзенчәлекләре аларның магнит кыры һәм космостан килгән корылган кисәкчекләр белән тәэсир итешүенә бәйле булган планета тирәсендәге киңлек. Юпитерның зур магнитосферасы һәм радиация пояслары ачылды, алар Җирнең радиацион поясларын хәтерләтәләр, ләкин аларга караганда күп тапкырлар зуррак. Галәм. Җир. Кеше. --- Җирне магнитосферасыз – Кояш җиленнән һәм космик нурланыштан саклаучы табигый киртәсез калдырсак, бу – җан ияләре өчен һәлакәт булачак. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә