МАГНИТО’ЛА и. рус Конструктив яктан радиоалгычны һәм магнитофонны берләштергән җайланма. Аның күңеле булсын дип, Тәслимә кыйбатлы магнитола да алып куйган иде. М.Маликова. – --- биеп алабыз, Радик Хафизович! Юкса болай гына кан таралмас... – диде Сабира, магнитоланы җибәреп. З.Фәйзи. Фаягөлнең әниләре калдырган кечкенә генә искерәк магнитоласы бар иде, аны радиодулкынга көйләп куйгач, бүлмә җанланып китте. Х.Ширмән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә