МАГНИТЛЫ с. 1) Магнит үзлекләренә ия булган, магнитланган. Яки магнитлы миналар булса? Бензин цистернасына ябыштырып киттең – эше бетте!.. Ш.Рәкыйпов. Тимер рудасы, мәсәлән, магнитлы тимерташ, гадәттә окисьлашкан металлдан, ягъни кислород белән кушылган металлдан гыйбарәт. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр. Магнитлы йомшак материалларның кабат магнитлауга югалтулары зур булмый. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе

2) Магнит күренешенә нигезләнгән; төп эшләтү элементы магнит булган. Әгәр инде космодромда магнитлы җибәргечләрнең тавыш тоннары кинәт кенә үзгәрә калса, --- таныш көйдәге ялгыш нотаны Королёв шундук тотып ала – моның өчен аңа бернинди прибор да кирәк түгел. Галәмгә юл

3) күч. Үзенә җәлеп итеп торган. Театр! Гаҗәеп көчле, тылсымлы, магнитлы сүз. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә