МАГНИТЛА’У ф. 1) Берәр җисемгә магнит үзлекләре бирү, аны үзен магнитка әйләндерү. Магнитлы йомшак материалларның кабат магнитлауга югалтулары зур булмый. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе. Шактый авыр тимер стаканның уртасындагы күчәренә магнитлаучы кәтүк уралган. Физика курсы

2) күч. Кызыктырып үзенә тарту, җәлеп итү

Магнитлап бетерү Тулысынча магнитлау

Магнитлап бирү Башка берәү өчен магнитлау. --- банкага су тутырырга һәм миңа алып килергә. Мин аны магнитлап бирермен. Ватаным Татарстан

Магнитлап кую Магнитланган, магнитлы итү

Магнитлап тору Даими рәвештә, әледән-әле яки хәзерге моментта магнитлау. Үзеңне бел, сине дә хатының үз ягына магнитлап кына тора. Х.Камалов

Магнитлый башлау Магнитларга тотыну

Магнитлый төшү Бераз магнитлау; тагын да ныграк магнитлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә