МАГНИТЛАНУ ф. Магнит үзлекләре алу, үзендә магнит үзлекләре барлыкка килү, магнитка әйләнү. Карашлары булсын, куллары булсын, магнитланган сыман бер-берләреннән аерыла алмый торды. Р.Мөхәммәдиев. Магнитлана торган тирәлек булмаса, магнитик агышның зурлыгы кырның көчәнешлегенә карый. Физика курсы Магнитлана башлау Магнитланырга тотыну Магнитлана төшү Бераз магнитлану; тагын да ныграк магнитлану Магнитланып бетү Нык магнитлану Магнитланып җитү Җитәрлек дәрәҗәдә магнитлану. --- ток зурлыгы бер билгеле чиккә җиткәч, тимер кендек тулысынча магнитланып җитә; шуннан соң ток зурлыгын арттыру кәтүкнең генә магнит кырын көчәйтә. Физика курсы |