МАГНИ’ТИК с. Магнит күренеше белән бәйле, магнит күренешенә нигезләнгән. Магнитик үзлекләрен бик тиз үзгәртә алучы кристаллик магнитлар – ферритлар – радиотехниканың киләчәктәге үсешен тәэмин итәрләр. Серле кристаллар. --- океаннарда магнитик рәсемгә алулар бу сыртларның битләүләрендә уңай һәм тискәре аномалияләр, чиратлашкан параллель полосалар булуын күрсәтте ---. Галәм. Җир. Кеше. Монда шуны искә алып китәргә кирәк: электр тогы нинди генә (катымы, сыекмы, газсыманмы) үткәргеч аша узса да, һәрвакыт токның магнитик тәэсире була. Физика курсы |