МАГНИТ и. гр. физ. 1. 1) Тимер һәм корыч предметларны үзенә тарту яки читкә этәрү үзлегенә ия булган тимер рудасы кисәге; магнит кыры хасил итә торган җисем яки җайланма. Йолдызлар юклыгы һәм әйдәүче магнит дулкыннарының бозылуы юнәлешне дөрес тотарга комачаулый иде. Ә.Гаффар. Китапның үзенә тарту, күңелне арбау, сихерләү һәм шаукымландыру сәләте ризыктан, акчадан һәм магниттан көчлерәк. А.Хәлим. Электр һәм магнит күренешләренең бер-беренә бәйләнешен аңлата торган беренче теорияне ул [А.Ампер] эшләгән. Физика курсы 2) Кайбер физика терминнарының Җирнең магнит кыры белән бәйле күренешләрне белдергән компоненты. Кызыйның --- үрелмәгән куе чәче, бөтен аркасына таралып, бил батынкылыгын каплаган; ул чәчләр, хәрәкәт итеп, әйләнә-тирәгә электр тогы чәчәләр, магнит кыры ясыйлардыр кебек иде. М.Мәһдиев. – Эфирда магнит давылы. Пеленгның минимумы юк, – диде икенче штурман. М.Юныс. Моннан шактый ук элек Колумб та Җир шарының төрле урыннарында магнит авышуының төрле зурлыкта булуын белгән. Физика курсы 3) күч. Үзенә җәлеп итә, игътибарны тарта торган җанлы яки җансыз объект, кызыксыну предметы. Гармуны да үзе кебек – Бар сәер гадәтләре: Кызлар күңелен җилкетеп, Ялтырап балкып тора. Эчендә магниты бардыр: Үзенә тартып тора. Г.Зәйнашева. Күңелемдә нинди өермә купканны тасвирлау читен. Куәтле магнитка эләккән идем. Б.Камалов. Туган җир – магнит: Гел бергә җыя, Залга сыймас җыр Йөрәккә сыя. Ш.Галиев 4) күч. Үзенә карату, җәлеп итү сәләте. – Кермәгез, монда эзегез булмасын, дисәгез дә керәм мин сезнең бүлмәгә. Магниты бар аның, хәерсез, шул тарта, – дип, ишектән гадәтенчә шаулап Мин ага керде. Г.Тавлин. Сәхнә уртасындагы малай күренмәс магниты белән күзне, колакны үзенә тартып, яңа төр бәете белән күңелләрне биләп алды. С.Лашманчы 2. с. мәгъ. к. магнитлы. Хәзер шул магнит тасмаларны тыңлыйм да хәтер сандыгында казынам. Н.Нәҗми. Ул бу уенчык эчендә тавыш яздыруга көйләнгән магнит тасма барлыгын төшенеп алган иде инде. Г.Гыйльманов |