МА’ГНИЙ и. Бик җиңел һәм чыдам, чүкүгә тиз бирелүчән, порошогы һәм чүбе көчле ак ялкын белән яна торган көмешсыман ак металл. Әгәр сезнең магний тасмагыз булса, сез кызыклы һәм гыйбрәтле бер тәҗрибә ясый аласыз. Янып торган магний йомычкаларын су белән сүндерүнең файдасыз гына булмыйча, гаять куркыныч та икәне моннан ачык күренә. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр. Бу җиләкләрдә [саз җиләге] глюкоза, фруктоза, каротин, пектин, --- магний, калий, кальций, натрий, хром, бакыр, алюминий, кремний, башка матдәләр һәм элементлар бар. Урман аптекасы. Хәзерге вакытта алюминий һәм бакырдан башка, электр тогы ярдәмендә күп кенә бүтән металларны, мәсәлән, магний, натрий, калий, кальций һәм башкаларны табалар. Физика курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә