МАГНЕ’ТО и. ингл. тех. Эчке янулы двигательләрдә шәмнәрнең электродлары арасында очкын барлыкка китереп, ягулыкны кабызып җибәрә торган алмаш ток магнитоэлектрик генераторы. Егетләр, малайлар арасында кәлинвал, карбюратор, эсвичә, магнето, радиатор дигән нәкъ биш сүз Кәшфи истәлеге буларак отып калынды. М.Мәһдиев. Шәм очкыны тудыру өчен кирәкле ток аккумуляторда, генераторда яки магнетода барлыкка килә. Тракторлар һәм автомобильләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә