МАГНЕТИЗМ и. гр. 1) Кайбер магнитлы яки электр корылмасы булган җисемнәрнең үзара тәэсир итешү, үзләренә тарту яки үзләреннән читкә этәрү күренеше. Кояш һава хәленә, Җир магнетизмы кебек табигый процессларга шактый йогынты гына ясап калмый, бәлки биосферага – Җирнең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына – һәм шулай ук кешегә дә шактый тәэсир итә. Галәм. Җир. Кеше. Ниһаять, магнетизм гасырлар һәм меңнәрчә еллар буена балчык савытларда һәм төзелеш кирпечләрендә сакланып кала. Могҗизалар энциклопедиясе. Электромагнитик күренешләр турындагы тәгълиматның үсешендә зур роль уйнаган мангнетизм табигате турындагы гипотезаны да Ампер тудырган. Физика курсы 2) Физика фәненең әлеге күренешне өйрәнә торган тармагы 3) күч. Кешенең үзенә җәлеп итү сәләте, харизма |