МАГНЕ’ЗИЯ и. гр. Магний оксидыннан гыйбарәт булган, медицинада кулланыла торган җиңел ак порошок. Кирәк булса, гипноз сеанслары алырсыз. Веналарга магнезия уколлары кадарбыз. А.Гыйләҗев. Бүгеннән башлап шәфкать туташы сезгә магнезия белән витамин кадый башлар. З.Мәхмүди. Ксилит, сорбит, магнезия, тавык йомыркасының сарысы, карабодай ярмасының вакланганы белән тюбаж ясарга була. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә