МАГНЕЗИТ и. лат. хим. 1) Карбонатлар классыннан ак яки саргылт соры төстәге минерал. Магнезитта магний карбонатының масса өлешен (% ларда), CO2 нең микъдарын һәм күләмен (н. ш.) табыгыз. Гомуми химия: Мәсьәләләр һәм күнегүләр

2) Башлыча магнезит минералыннан торган утырма кристаллик тау токымы

3) 1–10 % катнашмалары булган магний оксидыннан гыйбарәт утка чыдам материал. Сез [мичтән] бер яктан корычны алып бетерүгә, алар икенче яктан магнезит сибеп тутыра да башладылар. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә