МАГНАТ и. лат. 1) тар. Бай һәм нәселле аксөякләр вәкиле; кайбер Европа илләрендә (бигрәк тә Польшада һәм Венгриядә) эре җирбиләүче, алпавыт. --- кайбер яклары белән Мәскәүнең Үзәк әдәбият йортын хәтерләткән бу бинада (миңа аны, буржуаз Латвиядә газета-журналлар магнаты булган Бенянинь ханымнан калган йорт, дип әйттеләр) Язучылар союзының эшчәнлеге өчен бөтен шартлар бар. Р.Фәйзуллин 2) Эре сәнәга яки финанс капиталы вәкиле. Ни әйтсәң дә, коллегалары арасында «нефть магнаты» дигән аты чыккан атаклы Шәңгәрәевнең газиз кияве ул хәзер. М.Хәсәнов. Ә магнатлар акча чөеш уйный: Ватанын да сала уртага... Барыннан да әйбәт уйный заман: алышына төсләр картада! Р.Әхмәтҗан. --- ул бервакытта да ярдәмче, киңәшче, сәяси амбицияләрдән азат финанс магнаты роленә риза булмаячак, ул үз вакытын көтә ---. Р.Мирхәйдәров |