МА’ГМА и. гр. геол. Җир шарының мантиясе астында яткан, нигездә силикатлардан торган, газларга бай, уттай кызган үзле-сыек масса (җир өстенә чыгып, суынып каткан вакытта, вулканик тау токымнары хасил итә). Һәртөрле тау токымнары да, үсемлекләрнең яшел массасы да, җир куенындагы магма да, атмосферадагы төрле газлар да аның [химия] өчен чимал булып хезмәт итәчәк. Химиянең киләчәге. Әгәр кызган магма җир кабыгын тишеп чыга икән, вулкан атылу башлана. Дөньяда ниләр бар. Җир өстенә агып чыккан магманы лава диләр. Табигать белеме |