МА’ГИЯ и. гр. 1) Кешенең (сихерченең, тылсымчының) табигать күренешләренә яки кешеләргә гайре табигый көч белән тәэсир итү сәләтенә ышануга нигезләнгән йолалар; сихер. Н.Гыйматдинова сер, тылсым, халык йолалары, юраулары, магия һ.б. төрле күренешләрнең яшерен катламнарына үтеп кереп, гаҗәп мавыктыргыч, һич көтелмәгәнчә тасвирлап бирә алуы белән җәлеп итә. Х.Бадыйков 2) күч. Кемгә дә булса көчле тәэсир итә, йогынты ясый торган гадәттән тыш көч |