МАГИ’СТРЛЫК и. 1) Магистр (1 мәгъ.) дәрәҗәсе. Ул да бит әнә бүген магистрлыкка кандидат дигән исемне алды. Җ.Тәрҗеманов. 1905 елда [А.Е.Арбузов] «Фосфат кислотасының һәм аның чыгарылмаларының төзелеше турында» дигән темага магистрлык диссертациясе яклый. Казан химиклары. Ул [В.Логинов] Казан ветеринария институтын бик уңышлы тәмамлаган, соңыннан магистрлык имтиханнарын тапшырган, 1917 елда институтның гистология кафедрасы буенча ординар профессор булып сайланган. Татар балы 2) Магистр (2 мәгъ.) власте, магистр идарәсе |