МАГИСТРАТ и. лат. 1) Кайбер Көнбатыш Европа илләрендә шәһәр идарәсе; муниципалитет. Магистрат куркуыннан буйсынырга мәҗбүр була һәм яңа идарә кертә, ә Оливер Оттоны шәһәр хөкемдары дип игълан итә. Н.Макиавелли. 1518 нче елны Бонн магистраты яңа юл белән алып кайтылган борычны ашаудан тыя. Робинзон эзләреннән 2) Россиядә, Пётр I тарафыннан кертелеп, 1864 елга кадәр эшләп килгән һәм суд-идарә, салым җыю эшләре алып барган сайлаулы шәһәр идарәсе 3) тар. Борынгы Римда диктатор, децемвир, консул кебек югары яки халык трибуны, эдил, квестор һ.б.ш. кебек гади дәүләт хезмәте вазифасы; шул хезмәтне башкаручы кеше |