МАГИСТРАЛЬ и. лат. 1. 1) Берәр челтәр системасында (мәс., тимер юл, су, электр һ.б.) икенчел тармаклардан аермалы буларак, төп, үзәк, генераль линия. Башлыча Идел елгасы белән бәйле булса да, әлеге халыкара сәүдә магистрале төньякта Балтыйк буе һәм Скандинавия илләренә, көньякта Каспий диңгезе аша Иранга һәм Гыйракка кадәр сузылган. Ф.Хуҗин. Көч цилиндрының икесе дә трактор кысасы терәкләренә беретелгән һәм, бер-бер артлы итеп, туендыру көпшәсе – майкудыргыч – бак магистрале белән тоташтырылган. Тракторлар һәм автомобильләр. Байкал – Амур магистрале районында байтак еллардан бирле төзүчеләр белән бергә төрле белгечлектәге галимнәр, шул исәптән географлар эшләп килә. Физик география 2) Шәһәрдә транспорт хәрәкәте бик зур булган киң һәм туры үзәк урам. Тик үзәк магистральләрдән, олы юллардан читтәрәк булу ягын карагыз. Карательләр дә, эсэсчылар, патрульләр дә озак көттермәсләр. М.Хәсәнов. Дөньяда мин эштә таптым дуслар, Рәхмәт ул туганлык илчесенә. Металл кырдым, магистральләр салдым, Мендем буровойлар сөңгесенә. И.Әхсәнов 2. с. мәгъ. 1) Магистраль (1, 2 мәгъ.) булып торган; төп, үзәк, әһәмиятле. Районнан килеп төшкән элемтәчеләр бригадасы багана урыннарын күрсәттеләр һәм магистраль линия белән Гәр Хутор арасында алты-җиде җирдә ут яктылар. М.Мәһдиев. Сессия залыннан чыгып барганда, Шәмәрдән магистраль газүткәргечләрнең линия-производство идарәсе начальнигы Ришат Нурисламов кулымны кысты. Т.Нәҗмиев. Магистраль линиядән электр приборларына ток китерү өчен сузылган эчке үткәргечләрдә көчәнешнең кимүе, билгеләнгән техник норма буенча, яктырту челтәрендә 2% тан --- артмаска тиеш. Физика курсы 2) күч. Төп, үзәк, әһәмиятле. «Социалистик ярыш» дип аталган лашманчылыкны күкләргә чөеп мактау совет чорында татар әдәбиятының магистраль темасы иде. М.Юныс |