МАГИСТР и. лат. 1) Кайбер илләрдә университет тәмамлаган һәм магистрлык диссертациясе яклаган кешегә бирелә торган, бакалавр һәм доктор арасындагы гыйльми дәрәҗә исеме; шул дәрәҗәгә ия булган кеше. Үзенең сөекле улы Виллиның – фәннәр магистры Вильгельм Краузеның кем тарафыннан «гефанген» булуын (әсирлеккә төшүен) ишетсә, әлбәттә, атылып үләчәк... М.Мәһдиев 2) тар. Борынгы Римда һәм Византиядә югары титул 3) тар. Урта гасырларда рухани-рыцарьлар ордены башлыгы, гроссмейстер. Рыцарьлар орденының магистры үзенең кельясыннан атлы гаскәрнең замокка кергәнен карап тора. М.Мәһдиев. Бу бинада кайчандыр Мальта орденының Бөек Магистры, аннан соң инглиз губернаторы яшәгән. М.Юныс |