МА’ГИК с. 1) Магиягә караган, нигезендә магия яткан; магияле. Магик формулаларның аеруча үзенчәлекле үрнәкләре кешегә ниндидер куркыныч, афәт янаганда әйтелә. Ф.Урманчеев. Татарның магик көче күпме милләт галимнәрен яшәтә, ялган легенда-мифлар тудыруга илһам бирә. М.Галиев. Чәчәк ул – магик фал, серле ым, илаһи ишарә, ниһаять, язмыш... Г.Гыйльманов 2) күч. Үзенә тарту көче булган, нык җәлеп итә торган. Шул магик сүзгә әллә нинди исерткеч мәгънә салынган кебек иде бит: Сталин... М.Галиев. Ул хикәя водородтан да, нейтроннан да, атомнан да куәтлерәк икәнен сизәсезме? Анда магик көч бар. Р.Батулла. Бу сүз көчле тәэсир итте, магик көч бар иде бу сүздә. Р.Зәйдулла |