МАГАЗИН и. гар. 1) Кибет. Әти үлгәннән бирле, абыйга мануфактура магазиныбызны да карарга туры килә. Ф.Әмирхан. Магазиннарда (авыл кибетләрендә) ит, сөт, май, шикәр, кәнфит – берсе дә юк. Г.Ахунов. Бу күңелсезлекне әнием магазинга чыкканда ишетеп кайтты. Л-Х.Таналин. Аптекаларда һәм азык-төлек магазиннарында сатыла торган канәфер – вак кадакларга охшаган чәчәкләрнең бөреләре ул. Робинзон эзләреннән

2) Аппарат, прибор, ату коралларында детальләрнең, өстәмә кирәк-яракларның бер комплектын тутыру өчен хезмәт итә торган җайланма (тартма, диск, көпшә һ.б.ш.). Нинди дә булса бер чөйне яки берничә чөйне чыгарып алып, магазиндагы кәтүкләрнең каршылыкларына карап, без магазин ярдәмендә чылбырга төрле зурлыкта каршылык кертә алабыз. Физика курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә