МАГ и. гр. 1) Борынгы Көнчыгыш илләрендә һәртөрле гыйбадәтләрне, дини йолаларны үтәү һәм күрәзәлек итү белән шөгыльләнүче дин башлыгы; жрец. – Кояш баешында Мәхәббәт дигән ил бар, анда Мәгыя дип аталучы кавем яши. Фарсыча – маглар, һәрбересе – тылсымчы, – дип сөйли Госам канбаба. Б.Рафиков. Дин руханилары Мәдиядә (Мидия) яшәгән борынгы иран кабиләсе атамасы буенча маг дип аталган. Т.Нәбиуллин 2) Сихерче, тылсымчы. --- Йокламасын вөҗдан гырылдап – Булдыралсаң әгәр, Эмиль Кио, Син – бөек маг, Шундый ырым тап! М.Шабай |