МАВЫКТЫРУ ф. 1) Кызыксындыру, берәр шөгыльгә кызыксыну уяту, шөгыльләндерергә тырышу. Бу төр фольклор, бишек җырлары, киресенчә, баланы йоклату өчен булмыйча, аны кузгату, хәрәкәтләндерү, активландыру һәм мавыктыру өчен хезмәт итә. Н.Исәнбәт. Баланы мавыктыра белергә кирәк. Ш.Галиев. Ул ниндидер механизмга, ниндидер автоматка әверелде, һәм мондый автоматик тормыш аны һич тә кызыктыра да, мавыктыра да алмады. Н.Фәттах 2) Ошау, күңелгә яту, кызыксындыру. Әсәр башыннан ук үзенә җәлеп итә, мавыктыра, һәм андагы вакыйгаларга, әдәби геройларның мөнәсәбәтләренә ышанып, бу сәгатьтә укучы шулар белән яши. Ф.Миңнуллин. Тамаша итеп торучыларның кызыксынулары Миңлегалигә дә күчте, аны да мавыктырды. Р.Мөхәммәдиев. Кемнәрнеңдер һаман мазутка батып, пычранып йөрисе килми, кайберәүләрен ата-бабадан калган игенчелек хезмәте мавыктыра. Казан утлары 3) Үзенә карату, тарту, игътибарны нык җәлеп итү; буйсындыру, әсир итү. Гыйлем Камай: – Егетләр, вакыт әрәм үтмәсен, мин фән дөньясыннан бер-ике кызыклы мисал китерим, – дип, химия яңалыклары белән мавыктыра, онытылып тыңлыйбыз. И.Салахов. Егетләр серлерәк, тәкәбберрәк кызларга тартыла төшә, беркатлы ачык авызлар ул кадәр мавыктырмый. М.Маликова Мавыктыра бару Торган саен ныграк мавыктыру. Фольклор җыю мине торган саен ныграк мавыктыра барды. Г.Бәширов Мавыктыра башлау Мавыгу, кызыксыну хисе уяту. Укучылар көче белән чыгарыла торган кулъязма журнал мине мавыктыра башлады. М.Әмир Мавыктыра төшү Тагын да күбрәк мавыктыру Мавыктырып алу Билгеле бер вакыт арасы мавыктыру. Ильясның үзйөрешле комбайн ясау турындагы хыяллары аны бик нык мавыктырып алды, ул үзе дә уйлап табу бизгәге белән яна башлады. Г.Әпсәләмов Мавыктырып җибәрү Бераз мавыктыру; билгеле моментта мавыгуга сәбәпче булу. --- бу эш аны сунарчы эт кебек җилкендереп, мавыктырып та җибәрде хәзер. З.Биишева Мавыктырып китү Билгеле бер моменттан башлап мавыктыру. Эшкә керешкәндә, үзеңне кызыктыра белергә кирәк. Аннары эш сине үзе мавыктырып китәр! Ш.Галиев Мавыктырып тору Һәрвакыт, гел мавыктыру. Сер һәрчак үзенә ымсындырып һәм мавыктырып тора. Г.Хөсəенов |