МАВЫКТЫРГЫЧЛЫК и. сир. Мавыктыру үзлеге, кызыксындыра алу сәләте. Драматург [К.Тинчурин] уйлап чыгарган әкиятләрнең күплегенә, мавыктыргычлыгына һәм әкиятченең хәтеренә иң якын иптәшләре дә хәйран калган. Ф.Ибраһимов. Химиклар эшенең мавыктыргычлыгы, химиянең романтикасы күзгә алай ук ташланып тормый. Химиянең киләчәге |