МАВЫКТЫРГЫЧ с. 1. 1) Кызыксыну уята, игътибарны нык җәлеп итә торган. Тик лекциянең эчтәлеге шундый мавыктыргыч булды ки, көнче «Шейх» онытылып китте. К.Тимбикова. Китапханә техникумын тәмамлаган яшь әдәбият сөюченең әңгәмәләре, мөгаен, бик үк мавыктыргыч, тирән эчтәлекле булмагандыр. Т.Әйди. Химиянең киләчәге белән кызыксынган кешене мавыктыргыч эшләр көтә. Химиянең киләчәге 2) Ымсындыргыч, кызыктыргыч, үзенә тарта торган. Алларымда якты йолдыз төсле Мавыктыргыч утлар яналар; Юллар, юллар, борма-борма юллар Шул утларга таба баралар. Ә.Ерикәй. Пьеса, театр, иҗат – тормышның үзе кебек үк кызыклы һәм мавыктыргыч. Мәдәни җомга 2. и. мәгъ. махс. Балалар фольклорының бер жанры. Балаларны бармаклары, куллары яки башка нәрсәләр белән мавыктырганда әйтелә торган такмазалар мавыктыргычлар дип атала. Н.Исәнбәт 3. рәв. мәгъ. Мавыктырырлык итеп, җәлеп итәрлек рәвештә. Мавыктыргыч язылган булса, Шакир абый аны гына укып чыгарлык вакыт тапкан булыр иде. Җ.Фәйзи. Менә Ибраһимов искиткеч мавыктыргыч итеп өчпочмаклар турында сөйли. Җ.Тәрҗеманов |