МАВЫГУЧАН с. Еш һәм бик тиз мавыгып китә торган, төрле нәрсәләр белән кызыксынучан; һәвәсләнеп, бик нык бирелеп китүчән. Гомумән, кайнар, мавыгучан кеше генә коллекционер була ала – анысы күптән билгеле. М.Юныс. Карлыгач инде Таңсылуга караганда күбрәкне кичергән, мавыгучан җанлы әнисенең бик күп хәйләләрен аңларга өйрәнә төшкән, шуңа күрә бу юлы артык каушамады ---. Г.Кашапов. Нурулла – күпкырлы белемле, кызыксынучан, мавыгучан кеше, үтә дә өлгер егет. Р.Галләм |