МАВЫГУ II и. 1) Гыйшык. Розаның җан атулары нәрсә – мәхәббәтме, бер мавыгу гынамы? Ш.Рәкыйпов. Бәлки, вакытлыча гына Мавыгудыр бу җилкенү?! Минем өчен бәйрәм була Сине бер күрү, сине бер күрү. Г.Зәйнашева. Ә ник кала алмыйм синең янда: Яшьлегеңдә – биеклектә, язда?! – Ястык кадәр булсын, язгы бозга – Мавыгуга! – куркам таянырга!.. Р.Гаташ

2) Яраткан шөгыль, хобби; хирыслык. Маштаковның тагын бер мәзәк мавыгуы бар. Ул кайсы ашамлыкта күпме калория, күпме витамин һәм никадәр файдалы матдә булуын өйрәнә. М.Юныс. Әйтегез әле, пароход йөртүчегә кирәге бармы аның? Әллә һичнинди максатсыз, тиктән тик мавыгу гынамы? Казан утлары. Вакытлыча булган мавыгулар үтә, ә чын сәнгать чорлар сынавына бирешми шул ул. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә