МАВЫГУ I ф. 1) Берәр нәрсә белән бик кызыксыну, барлык игътибарны шуңа юнәлдерү, тулысынча бирелү. Гыйлаҗ бабай истәлекләре белән мавыгып, вакыт узганын да сизми калдык. М.Шабай. Бер яклы яшибез: аерым проблема белән мавыгып, иң мөһиме шул дип, бүтәннәрен онытабыз. Ш.Галиев. Китапны укып бетергән чакта, ул инде ташлар турындагы фән белән тәмам мавыккан иде. Дөньяда ниләр бар 2) Тәмен табу, юану, онытылу. Икесенә дә нидер эшләргә, ничек булса да мавыгып онытылырга, туган якка ясалган сәфәрнең авыр хатирәләрен онытып торырга кирәк иде. А.Гыйләҗев. Улы башта, утау чорында, тургай сайраганны тыңлап ята иде. Урак өстендә исә башак шавы, иген арасыннан пырхылдап очып чыккан бүдәнәләр белән мавыкты. Әллә еламады да инде? Җ.Рәхимов. Авто белән мавыгып, Борис аракысын ташлар, шофёр булып эшкә урнашыр, дип алынган нәрсә. М.Насыйбуллин 3) Артык ышану, өмет баглау; кирәгеннән артык куллану, чамасын югалту. Ханәфинең иң зур хатасы, әлеге шул аракы белән артык мавыгып, эшенә тиешенчә әһәмият бирмәүдә --- булды. В.Нуруллин. Һәр төштән шпион эзләү белән мавыкмаска кирәк, анысы. Әмма бу юлы сез эзләгән юнәлеш тә кызыклы. З.Фәтхетдинов. Без сугыш еллары шигъриятенең, бизәк өчен генә матур сүзләр белән мавыкмыйча, нинди ачы булса да, дөреслекне күзгә карап әйтергә омтылуын беләбез. С.Маннапов 4) Бер нәрсә белән бирелеп шөгыльләнү, шуның белән генә мәшгуль булу, бөтен игътибарны шуңа гына юнәлтү. Гомумән, сез шигърият законнарын белеп бетермисез, рифмалар белән мавыгып, шигырьнең иң әһәмиятле компоненты ритмга игътибар бирмисез. Җ.Фәйзи. Берәр эшкә тотынса, ихлас бирелә, мавыгып эшли, дуслыкка да бервакытта да хыянәт итми. М.Насыйбуллин. Дәртләнеп, дөньясын онытып мавыккан кеше алдында үзеңнең битарафлыгыңны күрсәтү яхшы түгел. Р.Мөхәммәдиев 5) Мәшгуль булу, шөгыльләнү, эшләү. Бар да эшли, тырыша, яши, мавыга бертуктамый ---. С.Сүнчәләй. --- Иаков турында: «Епархиясендәге попларның Советка каршы вәгазьләрен хуплый, ул гына да түгел, үзе шундый эшләр белән мавыга», – дигән сүзләр хак булырга охшый. З.Фәтхетдинов. --- Фәрит Яруллин турында китап язганда, киңәшкә килгәч, Нәкый ага миңа, нибары берәр сәгатьтән артык мавыкмаска тырыш, дигән фикерен белдергән иде. Р.Низамиев 6) күч. Кемгә дә булса гашыйк булу; берәүнең йогынтысына эләгү. Мин аның белән мавыктым, мин аңа сокланып карый башладым. Ул – мактаулы егет. Ә.Еники. Минем һәрчак бер мавыккан кешем була. Берсеннән бизәм, икенчесенә күчәм... Ш.Галиев Мавыга бару Торган саен күбрәк мавыгу. Миңсылу белән торган саен ныграк мавыга баруын тойды ул. М.Хәсәнов Мавыга башлау Мавыгу сизелү. Аннары әкренләп мавыга башлады, тизрәк, кызыксыныбрак укырга тотынды. Г.Әпсәләмов. Ә соңгы вакытта, үзем дә сизмәстән, ямансу, сагышлы шигырьләр белән мавыга башлаганмын. С.Сабиров Мавыга төшү Күбрәк, тирәнтенрәк кызыксына башлау. --- чигенүләр, хаталар белән генә мавыга төшү күзгә ташлангандай була. С.Маннапов Мавыгып алу Билгеле вакыт аралыгында мавыгып, кызыксынып, яңадан сүрелү. Абстракция дигәннән, моннан 10 ел чамасы элек яшь татар рәссамнары аның белән бик нык мавыгып алган иде. Мәдәни җомга Мавыгып йөрү Хәзерге моментта яки күпмедер вакыт дәвамында мавыгу. Яшьләр уен белән мавыгып йөргән арада, бакчага берничә хатын-кыз килеп җитте. Ф.Яруллин Мавыгып китү Берәр шөгыльне башлаганнан соң, аңа бирелү, кызыксыну арту. Берәр эш белән чын-чынлап мавыгып китсә, кеше дөньядагы мәшәкатьләрне оныткандай була. М.Насыйбуллин. Үзенең хикәяте белән мавыгып киткән икән Мурашкинцев, бая чиркәүгә кертеп җибәргән егетнең кай арададыр ишегалды аша үткәнен күрми дә калган. З.Фәтхетдинов. Мавыгып китеп, ут турында да оныткан бервакыт. Г.Гыйльманов |