МАВРИТАН с. Мавритания (Төньяк-Көнбатыш Африкада, хәзерге Көнбатыш Җәзаир һәм Көнчыгыш Марокко территориясендә, тарихи өлкә) белән бәйле, Мавританиядә барлыкка килгән. Мавритан стилендә корылган бу бина тыштан ук бик күркәм күренә. Җ.Фәйзи. Парктан чыгышлый, без «Мавритан беседкасы» аша үттек. Ә.Еники. Мин шәһәр үзәгенә – чынаяк җәйгән урамнар, чынаяк оялар эчендә үсеп утырган пальмалар, мавритан ысулындагы офислар тупланган мәхәлләгә юл тотам. М.Юныс |