МАВР и. гр. тар. 1) Борынгы римлыларда Көнбатыш Җәзаир һәм Көньяк Марокко халкының гомуми атамасы; Урта гасырларда Пиренеи ярымутравында һәм Төньяк Африкада яшәгән мөселманнарның европача атамасы. Безнең каршыда XIII гасырда маврлар тарафыннан салынган готика стилендәге карачкыл замок тора иде, пляжга арт белән борылдык та шул замокны фотога төшерергә тотындык. М.Мәһдиев. Кинәт Сивилья, Гранада калаларының гарәпләре – маврлар чоры күз алдына килеп баса. М.Юныс. --- беренче дөньяви университет VIII гасырда маврлар (гарәпләр) тарафыннан Испаниянең Кордова хәлифәтендә ачыла. М.Әхмәтҗанов 2) Башлыча хәзерге Мавританиядә, шулай ук Сахара Көнбатышы, Мали, Нигер һ.б.ш. илләрдә яшәүче, гарәп теленең хәсәния диалектында сөйләшүче гарәп-бәрбәр халкы |