МАВЗОЛЕЙ и. гр. Үлгән кешенең, гадәттә зур дәүләт яки сәясәт эшлеклесенең гәүдәсен кую өчен махсус камерасы, кайвакытта искә алу залы булган зур монументаль корылма; төрбә. Күкрәге киерелеп алга чыккан. Башы югары күтәрелгән: парадта мавзолей яныннан узамыни! И.Салахов. Бохарада Саманитлар мавзолеен салганда гына, кирпечкә төгәл форма бирү өстендә ныклап уйлана башлаганнар. Ф.Баттал. Казан ханлыгы чорында шушы борынгы мәчет янында, аңа терәлеп диярлек, ак таштан салынган мавзолейлар – төрбәләр торган. Ф.Хуҗин |