ЛЯ’МКА и. рус 1) Авыр йөкне тартып алып бару яки күтәреп ташу өчен, иңбашына салына яисә киелә торган күн я башка ныклы тукымадан ясалган киң тасма, каеш. Култык асларыннан тарттырып камыт сыман әйбер белән лямка кигән --- бер төркем кешеләрнең бөгелә-сыгыла ниндидер авыр нәрсә тартып барганлыклары күренде. М.Гали. Хәйрулла белән Сафа лабаздан лямкалар алып килгәндә, көймәдән арканны кырыйга ыргыткан иделәр инде. Ш.Камал 2) Сарафан, бюстгальтер, эчке күлмәк кебек киемнәрне күтәртеп тору өчен иңбаш аша төшкән тасма |