ЛЮЦЕ’РНА и. лат. Кузаклылар семьялыгыннан терлек азыгы итеп игелә торган үлән үсемлек. Биек-биек шомабаш сенаж башняларында җылы җил уйный, алар да Язкилде болыннарының печәнен, кырларының люцернасын, кукурузын, борчак саламын көтеп, дүртәүләшеп балкып утыралар. А.Гыйләҗев. --- билдән булып үскән озын сабаклы люцерна чабучылар да, җәйләүдәге көтүчеләр дә – барысы да кайнар аш белән салкын компот китерүче Хәмдияне көтәләр. Г.Галиев. Сыер асраган колхозчыга ындыр артыннан бер гектар җир бирергә һәм люцерна, клевер чәчтерергә, шуңа өйрәтергә кирәк. М.Мәһдиев |