ЛЮФА и. лат. бот. 1) Кабакчалар семьялыгыннан җимешләре зур кыярга охшаган, тропик һәм субтропикларда үсә торган үрмәле үсемлек. Моңа мисал итеп мунчала урынына кулланыла торган люфа җимешен күрсәтергә мөмкин. Робинзон эзләреннән. Люфа дигәне – Африкада үсә торган үсемлек. Шәһри Казан 2) Шул үсемлекнең җепселле җимешеннән киптереп хәзерләнгән болыт мунчала. Кайбер сабыннарга бал, каһвә бөртекләре, диңгез тозы, коңгырт шикәр --- яки люфа кушам. Шәһри Казан |