ЛЮ’СТРА и. фр. Элек – күп шәм, соңгы вакытта күп лампочка куелган асылмалы яктырту лампасы. Минем әле запаста тагын бер җөмләлек ясалма тавышым бар иде, һәм мин бөтен конференц-залның люстралары селкенерлек итеп ярдым. М.Мәһдиев. Җыелышып төштек тә трюмга люстра астык. М.Юныс. Радио-телевидение дикторлары теле белән әйткәндә, корбаннар һәм җимерелүләр әлегә юк, Аллага шөкер, әмма квартирларда люстралар чайкалып, шкафлардагы савыт-сабалар шалтыраулар булгалап тора. М.Зарипов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә