ЛЮ’МПЕН-ПРОЛЕТАРИАТ җый. и. нем. Пролетариатның иң түбән, юксыл катлавы. Капитализмга хас булган конкуренция нәтиҗәсендә буржуа сыйныфының бер өлеше банкротлыкка чыга, бөлгенлеккә төшә һәм люмпен-пролетариатка әверелә. М.Абдрахманов