ЛЮ’МПЕН и. нем. Бернинди мөлкәте, даими эше булмаган, бернинди социаль катламга карамаган, сукбай, хәерче, җинаятьче һ.б.ш. кеше. Ни өчен соң [Җәгъфәр] шундый өтек люмпен кыяфәтендә? А.Расих. Без, янәсе, – люмпен, плебей!.. Р.Батулла