ЛЮК и. голл. 1) Түбәнгә төшү, эчкә үтү өчен, капкач белән ябыла торган тишек. Танкистлар люкларын ябып танкларына утыралар. Г.Әпсәләмов. Фрицлар һаман машинаның бронясын төяләр, рус солдатларына тизрәк люктан чыгып, пленга бирелергә тәкъдим итәләр. Р.Хафизова. Каршында – ачык люк. Р.Вәлиев 2) Нинди дә булса механизм яки корылманың берәр җирендә билгеле максат белән – күзәтү, чистарту, төяү-бушату һ.б.ш. өчен калдырылган тишек, уем. Самолёт түшәмендәге люкта пулемёт янында пулемётчы юк. Г.Гобәй |