ЛЬГО’ТАЛЫ с. 1) Льгота бирә торган; льготасы булган, ташламалы. Инде быел бирелә торган льготалы урынга йөз чакрымнан үк үкереп-дулап килгән, җиле белән үк башкаларны егып салачак претендентлар да юк иде. Х.Сарьян. Гражданнар нормадан чыкмаган очракта льготалы тариф буенча, ә инде электрны артык кулланганда икътисади нигезләнгән яңа тариф буенча түләячәкләр. Татарстан яшьләре 2) Льготага хакы булган, льготадан файдаланган. 2009 елдан алып Башкортстан Республикасында гражданнарның барлык льготалы категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча льготалар айлык акчалата компенсацияләр белән алыштырылды. Өмет |