ЛЬГОТА и. рус Куелган таләпләрне, кагыйдәләрне үтәүдән тулысынча яки өлешчә азат итү яки аларны үтәү шартларын җиңеләйтү; ташлама. Солдат семьяларына льгота, дип сөйләгәннәр иде. М.Мәһдиев. Безнең ишеләргә дә льгота, җиңеллекләр бар икән: шәһәр тирәсе автобуслары һәм электр поездларында бушлай йөрү, квартирга, телефонга, даруларга яртылаш кына түләү хокукларым бар. М.Зарипов. – Озакламый сезнең өчен яңа льготалар барлыкка киләчәк, пенсияләр артачак, – дип, пенсионерларның башын әйләндерә. Татарстан яшьләре |