ЛЫШКЫЛДАТУ ф. Борынны тартып-тартып алу. Әбисенең: «Ә акылын үлчәмәделәрме?» – дип төпченүенә әлеге малай, борынын лышкылдатып: «Юк, анысын үлчәмәделәр», – дип җавап күндергән. Татарстан яшьләре Лышкылдата башлау Лышкылдатырга керешү. Разия: «Монавы кадәр һәйбәт черек бәрәңгене чыгарып түгә диме кеше», – дип, борынын лышкылдата башлады. А.Хәлим Лышкылдатып алу Бераз гына лышкылдату. – Ярыйсы гына номер килеп чыкты бугай. – Флегонт янә борынын лышкылдатып алды. З.Фәтхетдинов Лышкылдатып йөрү Гел лышкылдату Лышкылдатып кую Тиз генә, бер мәртәбә лышкылдату. – Тәк, – дип, менә болайрак борынын лышкылдатып куйды ул. Ф.Шәфигуллин Лышкылдатып тору Туктаусыз лышкылдату |