ЛЫЧМА рәв. 1. Бөтенләй, манма, тулысы белән (юешләнү, чылану). Аяк-куллары урманга барып җиткәнче үк лычма су булды. А.Хәким. – Аны хәзер абзарына алып китәләр! – диде, лычма су өс киемнәрен сыпыргалап. Ә.Галиев

2. с. мәгъ. Тоташ юеш, манма су булып юешләнгән. Портрет эленгән стенаның обойлары лычма. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә