ЛЫЧКЫЛДА’У ф. сөйл. 1) Юеш аяк киеме белән йөргәндә, юеш җирдән барганда, гомумән берәр юеш әйбер белән эш иткәндә, үзенә бертөрле тавыш барлыкка китерү, чапырдау; чаптыр-чоптыр (чапыр-чопыр, лач-лоч) итү. Идән такталары астында баскан саен су лычкылдый. Г.Әпсәләмов. Баскан җирдә җир лычкылдады. А.Хәлим

2) Артык юешләнү. Җылы, кояшлы көннәрдә бөтен дала чыланып, лычкылдап ятты, һәм бөтен тирә-якка җиңелчә дым, юеш исе таралды. Н.Фәттах

3) Камырдан пешерелгән ашамлыкның чи булуын белдерә. Ачлык елларда халык барда алып кайтып, шуңа көрпә кушып ипи пешерә, ул ипи ачы була, лычкылдап тора иде. М.Мәһдиев

Лычкылдап бетү Тәмам, тоташ лычкылдау

Лычкылдап кую Бер мәртәбә лычкылдау. Аяк бармаклары лычкылдап куйды. А.Хәлим

Лычкылдап тору Лычкылдаган хәлдә булу. [Мәликә:] Әхмәтләргә ашка барган идем, үрдәк бөккәннәре бер дә пешмәгән, бөтенләй лычкылдап тора. Г.Камал

Лычкылдый башлау Лычкылдарга тотыну. Габитнең чабатасы да лычкылдый башлады. Ф.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә