ЛЫЧКЫЛДАТУ ф. сөйл. 1) Юеш җирдән барганда яки юеш аяк киеме белән йөргәндә һ.б.ш. вакытларда үзенә бертөрле тавыш чыгару; чапырдату 2) Яңгырның, юеш карның явуы нәтиҗәсендә җирне юешләтү 3) Чәпелдәтү Лычкылдата башлау Лычкылдатырга тотыну Лычкылдатып алу Бераз гына лычкылдату Лычкылдатып тору Вакыт-вакыт яки гел, туктаусыз лычкылдату. Сыер су эчеп бетергәч, урыныннан кузгалмый, эч пошырып, авызын лычкылдатып тора бирә. М.Әмир |