ЛЫ’ЧКА и. рус Кече командир погоннарында тар гына аркылы тасма; җияк. Сөйгәнең янына погоныңа зурдан я аркылы лычка, я буйга лычка тагып кайтасың. С.Шәрипов. Син сугышасың, кан түгәсең, ә орден-медальләр, лычкалар бүтәннәргә эләгә. Ф.Галиев. Ике көн погонсыз йөргәч, төнге унбердә Әхәтне старшина уятты да погоннарына ашыгыч төстә лычка тагып куярга кушты. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә