ЛЫПЫРДА’У ф. Җил исеп берәр әйберне җилфердәткәндә, озын кием киеп йөргәндә, шулай ук нинди дә булса предмет берәр нәрсәгә җиңелчә бәрелгәндә һ.б.ш. очракларда үзенә бер төрле тавыш чыгу. Озын күлмәк лыпырдый. Г.Тукай. Ботинкаларга авыр балчык сыланды, шинель итәкләре авыраеп, аяк арасында лыпырдап йөдәтте. Г.Бәширов

Лыпырдап алу Бераз гына лыпырдау

Лыпырдап кую Кисәк кенә лыпырдау

Лыпырдап тору Һәрвакыт, даими лыпырдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә